Чыгарылыш сыйныф укучыларына киңәшләр: БДИ бирер өчен ничек әзерләнергә?

 

11 нче сыйныф укучыларын алда чыгарылыш имтиханнары көтә. Моның өчен бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ бирер өчен ничек әзерләнергә дигән киңәшләр эшләде:

 

1. Дәрес әзерләү өчен урын әзерлә, өстәлдән артык әйберләрне ал, кирәкле дәреслекләрне уңайлы куй: дәреслек, дәфтәр, ручка һ.б.

2. Бүлмәне сары һәм шәмәхә төсләргә кертә аласың, алар фикерләү сәләтен арттыра. Моның өчен бу төстәге картина да җитә.

3. Эшләнеләчәк дәресләрнең планын төзе. Башлап үзеңнең кем – “ябалак” яки “тургай” икәнеңне ачыкла, шуннан чыгып иртәнге һәм кичке вакытларыңны билгелә. Һәркөн әзерләнер өчен план төзер алдыннан, бүген нәрсә өйрәнергә теләвеңне төгәл ачыкларга кирәк. Нинди бүлек һәм тема.

4. Иң авыр бүлегеннән, белмәгәненнән башла. Әгәр дә авыр икән, үзең өчен кызыклы һәм күңелгә хуш килгәненнән башла. Бәлки, әкренләп кенә ритмга кереп китәрсең.

5. Укуны ял белән чиратлаштыр. Мәсәлән, 40 минут укы, аннан 10 минут ял ит. Бу вакытта гөлләргә су сибеп, савыт-саба юып, физик күнегү ясап яки душта коенып ала аласың.

6. Дәреслекне укып, аны тулысынча ятларга омтылма. 

7. Сайланган фәнеңнән бастырылган төрле тестлар эшләргә тырыш.

8. Кулыңа секундамер алып эзерлән, ул вакыт чиген билгеләргә ярдәм итәр.

9. Имтиханнарга әзерләнгәндә, бу биремне беркайчан да эшли алмыйм, дип уйлама. Ә киресенчә, үзеңнең җиңеп чыгуыңны күз алдына китер.

 
http://gazeta.tgim1.edusite.ru сайтыннан

Бала хокукларын да, бурычларын да белсен

26-30 сентябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә I-XI сыйныф укучылары өчен «Парламент дәресләре» үткәрелде. Быел ул балалар хокукларын яклау  темасына багышланды.


Районда бердәм «Парламент дәресләре» 29 сентябрьдә узды. Бу көнне район һәм шәһәр Советы депутатлары өлкән сыйныф укучылары белән балаларның хокуклары, бурычлары турында сөйләштеләр, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.  Район һәм шәһәр Советы рәисе Татьяна Воропаева «Парламент сәгате»н – 7нче мәктәптә, аның урынбасарлары Роберт Халитов – Бигештә, Марсель Хуҗин 1нче мәктәптә уздырды.

Дәүләт Советы башлангычы белән Татарстан мәктәпләрендә үткәрелүче мондый сәяси укулар традицион төс алды. Әлеге проект 2009 елдан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Нәтиҗәдә ике ел эчендә районыбыз укучылары ил һәм республиканың дәүләт структуралары, законнар кабул итү механизмы, принциплары белән якыннан таныша алды. «Парламент дәресләре»  яшь буынны хокукый нормалар белән таныштыру, аларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү чарасына әверелде.

Быелгы дәресләр дә һәр мәктәптә оешкан төстә үтте. Мәсәлән, татар гимназиясендә иртәнге сәгать 8гә билгеләнгән «Парламент дәресе»нә IX-XI сыйныф укучылары, алдан ук килеп, сәяси темаларга үзара фикер алыша торды. Аларга җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Закирова “Мин – бала, мин – гражданин” темасына Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясы тарафыннан 1989 елның 20 ноябрендә кабул ителгән «Балалар хокукларын яклау турында» конвенциянең төп принципларын аңлатты, укучыларны үз хокукларыңны яклыйм дип, башкалар хокукын бозмаска чакырды.

Биредәге “Парламент дәресе”ндә муниципаль район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Линүзә Халикова һәм депутат Александр Петряков район һәм шәһәр Советы депутатлары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Линүзә Зыевна сайлау яше җиткән укучыларны 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларда актив катнашырга чакырды.

– Сайлаулар барышында һәркемнең төпле, нигезле фикере булып, аның аңлы рәвештә тавыш бирүе мөһим. Бигрәк тә яшь буынның сәясәтне аңлап эш йөртүе кирәк. Чөнки сез – якын киләчәктә ил тоткасы буласы кешеләр. Үземнең күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам, мәктәп чорында актив, һәр яңалык, законнан хәбәрдар булырга омтылган бала олы тормышка аяк баскач та югалып калмый. Хәзерге депутатлар арасында үз укучыларымны күреп шатланам, димәк, без  аларга тиешле сәяси юнәлеш бирә алганбыз, – диде ул.

Александр Петряков та чыгышында һәрнәрсәне белергә омтылучы яшьләрне хуплавын, хокукый нормаларны төгәл белү кирәклеген әйтте. Укучылар депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. IX сыйныф укучысы Артем Кузнецов Александр Петряковтан татар гимназиясенә ерактан килеп укып йөрүче балалар өчен мәктәп автобусы булдыруда ярдәм итүен сорады. Депутат мондый укучыларның исемлеген төзеп бирергә кушты һәм әлеге мәсьәләне күтәрәчәген белдерде.

“Парламент дәресләре” шәһәр-районның һәр мәктәбендә атна дәвамында барды. Башлангыч сыйныф укучылары өчен дә сәяси сәгать балаларга аңлаешлы итеп, рәсемнәр ярдәмендә үткәрелде.

 

Зәй офыклары газетасыннан